Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында инновацион продуктлар тәкъдим итүче компанияләрнең презентацияләре булды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов, министрлык белгечләре, проектлы институтлар һәм оешма вәкилләре катнашты.
“Промстройизоляция” компаниясе пенополиуретанны очырту методы белән җылылык һәм гидроизоляцион эшләр эшләүне тәкъдим итте. Тәкъдим ителгән гидроизоляция системалары ишелеп төшкән грунт, яңгыр суы ага торган канализация җимерекләрен ремонтлаганда кулланыла.
“Эконом фәнни-җитештерү предприятиесе” яктырту өлкәсендә энергияне саклый торган технологияләр тәкъдим итте. Компания энергия саклау өлкәсендә патент алынган технологияләргә ия. Эшләп чыгарыла торган продукция, атап әйткәндә – яктылык энергиясен саклый торган блок төрле төрдәге люминесцентлы яктырткычларны, корпусын алыштырмыйчан гына модернизацияләү өчен билгеләнгән. Бүгенге көндә, компания тарафыннан, җитештерү, торак, уку-укыту һәм склад биналарында 8 мең урын реальләшкән һәм монтажланган.
Җылыту системасын модернизацияләү өлкәсендәге яңа технологияләрне “Компонент” компаниясе тәкъдим итте. Компания вәкилләре вакуумлы радиаторлы җылытуның традицион радиаторлардан өстенлеге турында сөйләделәр.
Тәкъдим ителгән һәр проект буенча нәтиҗәләр ясалды, катнашучылар инновацион продуктларны реальләштерү буенча үзләренең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен белдерделәр.