Татарстанда төзелеш материаллары производстволарын реконструкцияләү дәвам итә

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, булган җитештерүчәнлекне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итү максатыннан “Стройсервес” ЯАҖ (Мамадыш кирпеч заводы) һәм EQUIPCERAMIC, S.A. и Talleres Felipe Verdés, S.A Испан компанияләре арасында контрактларга кул куелды. Документларга кул кую вакытында  министр И.Э. Фәйзуллин, шулай ук  ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондның Башкарма директоры Т.М. Абдуллин бар иде.

“Стройсервис” ЯАҖ – регионда керамик кирпеч җитештерүче  һәм аның белән тәэмин итеп торучы иң эре предприятиеләрнең берсе. Предприятие, социаль ипотека буенча йортлар төзү программасы, яшьләрне һзм БВС ветераннарын торак йортлар белән тәэмин итү программаларында иң беренчеләрдән булып катнаша. 

Продукциягә төп заказ бирүче булып, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тора.

Контрактларга “Стройсервес” ЯАҖ генераль директоры И.Ф. Хаҗиев, EQUIPCERAMIC, S.A компаниясеның җитәкчесе Жосеп Пайн һәм Talleres Felipe Verdés, S.A компаниясенең коммерция директоры Висенте Ромео Агуарода кул куйды.

Реконструкцияләү заводка РФ законнар җыелмасының бөтен заманча һәм перспективалы  таләпләрен канәгатьләндергән, тиешле күләм-план карарлы һәм яңа архитектуралы концепциягә ия үз продуктын җитештерергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук төзелеш чикләре белән идарә итү, төзелүче биналарның үзкыйммәтен киметү, төзелүче йортларның сыйфатын арттыру, кирпеч җитештерү өлкәсенә яңа технологияләр кертү мөмкинлеге дә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International