Хөрмәтле Татарстан Республикасы төзелеш комплексында эшләүчеләр, кадерле коллегалар!
Һөнәри бәйрәм –Төзүче көне белән ихлас күңелдән котлавымны кабул итеп алыгыз!
Бу көннәрдә төзелеш тармагына бәйле булган бөтен кешеләрне горурлык биләп ала. Бүгенге көндә Татарстанда күзәтелгән уңай үзгәрешләр турыдан-туры төзүчеләр белән бәйле. Торак йортлар төзелә, узган елны гына да 29 меңнән артык гаилә яңа фатирга күчте, бу елның планы узган елгы күрсәткечләрне арттыра. Социаль-мәдәни максатлардан яңа заманча комплекслар төзелә, шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары төзекләндерелә, яңа юллар төзелә. Бүгенге көндә төзүчеләр күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау масштаблы программада эшлиләр, 900дән артык объект агымдагы ел программасына кертелгән. Сәламәтлек саклау объектлары реконструкцияләнә, бу елны республиканың 164 мәктәбе ремонтланачак, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары өстендә эш бара, сәнәгать төзелеше буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла.
Төзүчеләр көче белән Казан 2013 елда студентларның җәйге уеннарын кабул итү өчен шәһәрне әзерләүнең соңгы этабына чыкты. XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышларын үткәрү өчен 65 спорт объектыннан файдалану планлаштырыла, шулар арасыннан 30 объект яңа гына төзелгән. Төзелгән һәм файдалануга тапшырырга әзерләгән Универсиада объектларының барысы да диярлек уникаль. Техник яктан алар бик катлаулы һәм шул ук вакытта аларны кыска срокларда төзергә кирәк. Бүген көндә шәһәребез төзелеш мәйданы кебек кренсә дә, казанлыларга һәм шәһәр кунакларына уңайсыз булса да, хөрмәт һәм рәхмәт өчен вакыт киләчәген төзүчеләр белә.
Төзүчеләргә ышанып тапшырылган проектларны санау да авыр. Элек-электән намуслы, ихтирамлы һәм кирәкле саналган бу һәнәр, бүгенгесе көндә гадәттән тыш җаваплыга да әйләнде.
Без, бу тантаналы көнне, җиңел булмаган төзүче һөнәренә үз тормышын багышлаган кешеләрне котлыйбыз. Кадерле дуслар, сезнең осталык, югары профессиональлек һәм эшегезгә җаваплы караш ярдәмендә безнең яраткан республикабыз үзгәрә. Төзелеш тармагы Татарстанның социаль-икътисади үсешендә мөһим роль уйный. Бүгенге көндә төзелеш юнәлешләренең барысында да диярлек рекорд күрсәткечләргә ирешелгән. Безгә ирешелгән әлеге уңышларны ныгытырга кирәк. Моның өчен барысы да бар: тәҗрибә, алдынгы технологияләр, эффектив эшләү осталыгы.
Республиканың төзелеш комплексы эшчеләренә намуслы хезмәтләре, сайлаган һөнәрләренә тугры калганнары өчен рәхмәт! Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, бөтен планнарыгызны һәм теләкләрегезне тормышка ашыруда уңышлар, билгеләгән проектларыгызны тормышка ашыруны телим! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, иминлек!