Төзүчеләр торак буенча еллык бурычның яртысыннан күбрәген файдалануга тапшырдылар

2012 елның 11 августы, шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф. Муратов катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. 10 августка республикада 1 млн. 312 мең метр торак ( еллык бурычның 53%) файдалануга тапшырылган.  И.Э. Фәйзуллин әйтүенчә, ел ахырына кадәр тагын 1 млн. 168 мең кв. метр торакны төзергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк.

10 августка Дәүләт торак фонды программасы буенча гомуми мәйданы 261 мең 400 кв. метр булган 4 мең 311 фатирлы 255 йорт, шул исәптән АПК программасы буенча гомуми мәйданы 16 мең 700 кв. метр булган 149 йорт, социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 244,7 мең кв. метр булган 4 мең 162 фатирлы 106 йорт файдалануга тапшырылган.

2012 елда социаль ипотека программасы буенча кереш йортлар исемлегеннән объектлар буенча әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 33 объект тора, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 10 объект тора.

Бүген социаль ипотека объектларын сыйфатлы төзү соравы игътибар үзәгендә иде. Киңәшмә эшенең башында чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы  С.А. Крайнов Дәүләт торак фонды программалары буенча төзелгән йортларны файдалануга тапшырганнан соң, йортларда яшәүчеләр тарафыннан табылган җитешсезлекләр һәм эшләнеп бетмәгән урыннар турында конкрет мисалллар китереп сөйләде.

Министр И.Э. Фәйзуллин докладында республикада 710 БВС ветераны өчен 152 йорт төзелүен билгеләп үтте. Объектлар буенча әзерлек дәрәҗәсе түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 73 объект, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 36 объект, әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 43 объект.

Бүгенге көндә 29 муниципаль райондагы, агымдагы елның июнь аенда субсидия алган 178 ветеран әлегә килешү төземәгән.

Файдалануга тапшырыласы 64 күп фатирлы инвестицион торак йортларның әзерлек дәрәҗәләре түбәндәгечә: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 43 йорт, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 17 йорт. әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 4 йорт.

Аз катлы төзелеш өлешендә, индивидуаль торак төзелешен исәпкә алганда, республика буенча 5 мең 135 объект: әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 1 мең 927 йорт. әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә 2 мең 359 йорт. әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 849 йорт.

2012 елда авария хәлендәге торак йортларны юкка чыгару программасы буенча бары тик 6 муниципаль район гына муниципаль контракт һәм түләп алу килешүен тәкъдим иткәннәр.

Бүгенге көндә әзерлекнең югары дәрәҗәсендә түбәндәге төзелеш объектлары тора: Арча шәһәрендәге Зур урам буенча урнашкан  9А номерлы 15 фатирлы торак йорт; Норлат шәһәрендәге 24А поз. Кариев урамы буенча урнашкан 20 фатирлы торак йорт; Балык Бистәсендәге Почта урамы буенча урнашкан 6 номерлы 4 фатирлы торак йорт; Буа шәһәрендәге Комсомол урамы буенча урнашкан 32В номерлы 18 фатирлы торак йорт.

Докладта шулай ук “Авыл клублар” программасы да игътибарга алынды. Авыл клубларын төзү эше буенча эш графигы нигезендә төзү-монтаж эшләрен тәмамлау срогы – 20 август, башкарма документацияне рәсмиләштерү һәм файдалануга тапшыру – 30 август.

10 августка 12 муниципаль районда  объектлар әзерлек баскычының 90%  торалар.

Түбәндәге муниципаль районнарда эш, җитештерү графигыннан шактый аррта калу күзәтелә: Азнакай, Аксубай, Апас, Югары Ослан, Алабуга, Зәй. Кама-Тамагы, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә, Сарман, Спас, Чирмешән һәм Ютазы районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International