Бүген Питрәч районында ремонттан соң мәктәпне тапшырдылар һәм ветераннарга яңа фатирлардан ачкычлар бирделәр

2012 елның 11 августы, шимбә

Бүген РТ Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  министры И.Э. Фәйзуллин Питрәч районындагы Шәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең ремонттан соң ачылу тантанасында катнашты. Мәктәп 77 укучыга исәпләнгән. Әлеге объектта эшләрне башкаручы подрядчы булып, “Фирма Универсал” ҖЧҖ торды. Моннан тыш, шул ук көнне БВС ветераннарына яңа фатирлардан ачкыч тапшыру булды. Питрәч авылының Җиңүнең 65 еллыгы урамында алар өчен махсус 36 фатирлы торак йорт төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International