Төзүче көнен бәйрәм итү кысаларында, Казанда 2013 елны булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы төзүгә зур өлеш керткән “Казан 2013” дип аталган студентлардан торган Бөтенросссия төзүче отрядларында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Татарстанның Төзелеш, архитектура һшм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Евдокимов, студентлардан торган хезмәт отряды Республика үзәгенең директоры Ринат Садыков, “Казан 2013”нең Башкарма дирекциясенең коммерция булмаган оешмалар белән эшләүче департамент директоры Фәридә Галиуллина катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград, Магнитогорск һәм башка шәһәрләрдән вәкилләр, шулай ук Татарстанның бөтен почмакларыннан җыелган студент отрядлары гаскәрләре – барысы 100 якын кеше бар иде.
Чара барышында шулай ук 2013 елда булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада һәм “Казан 2013” волонтер программмасының презентациясе булды. Үз чиратында төзүче отряд вәкилләре шулай ук бүләк әзерләгәннәр һәм гитара көе астында үзләре язган җырны башкардылар.