“Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасының барышы турында

2012 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстан Республикасының озак сроклы максатчан “2011-2012 елларга “Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыру  соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә тармак министрлыклары һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Бүген “Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасының төп пунктларын тормышка ашыру өчен икътисад чараларыннан файдалану соравы игътибар үзәгендә булды.

Министрлыкта “Арзанлы һәм уңайлы тирәлек” буенча киңәшмәләр атна саен була. Катнашучылар программа объектлары буенча эшләнгән эшләрнең күләме, техник заданиеләрне гамәлгә ашыру барышы һәм  тәртибе турында фикер алышалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International