Татарстан Республикасында 2011-2012 елларда халыкка хокук буенча аң-белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программа кысаларында, Мамадыш муниципаль район территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сөн авыл җирлекләрендә авылда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультацион төркем белгечләренең чираттагы күчмә кабул итүе булды. 11 министрлык һәм ведомство белгечләреннән формалашкан мәгълүмати-консультацион төркем әгъзалар кабул итү барышында районның 63 кешесенә хокукый яктан ярдәм күрсәттеләр. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы юристлары да катнашты.
Мәгълүмати-консультацион төркем белгечләре кабул иткән вакытта, пенсионерлар иң актив катнашучылар булып торды. Мамадыш муниципаль районында пенсия яшендәге 17 граждан, шул исәптән 1 инвалид, күчмә төркем белгечләренә юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр. 32 хезмәткәргә шулай ук юридик ярдәм күрсәтелде.
Гражданнарны һәм авыл җирлегенең дәүләт хезмәтендәге кешеләрне кабул итүдә, мәгълүмати-консультацион төркем белгечләре белән бергә, Мамадыш муниципаль районы башлыгының урынбасары, Мамадыш муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Ю.И. Иванов катнашты.