Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә сәламәтлек саклау Министрлыгыннан һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты. Модернизацияләү программасының төп пунктларын тормышка ашыруда акчаны оптималь бүлү соравы катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.
Төзелеш Министрлыгы карамагындагы программалар буенча киңәшмәләр атна саен үткәрелә. Катнашучылар программа объектлары буенча эшләнгән эшләрнең күләмен һәм тәртибен тикшерәләр.