Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ягу сезонына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Әлеге утырышта Төзелеш Министрлыгы белгечләре, тармак Министрлыкларыннан һәм республикадагы муниципаль оешмаларның Башкарма комитетларыннан вәкилләр катнашты. Катнашучылар видеоконференция режимында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар объектларының 2012-2013 еллардагы ягулык чорына әзерлекләре турында сөйләштеләр.
Ягулык сезонына әзерлек барышында министрлык эшләнгән эшләрнең даими мониторингын үткәрә. Бүгенгесе көнгә, республика буенча әзерлек уртача 82,2 % тәшкил итә. Утырышта муниципаль ошмалар, шулай ук белем бирү, сәламәтлек саклау һәм мәдәният учреждениеләрендәге әзерлек эшләренең нәтиҗәләре тәкъдим ителде. План буенча барлык чаралар да агымдагы елның 15 сентябренә тәмамланырга тиеш.