Бүген Төзелеш Министрлыгында ятим балаларны торак белән тәэмин итү турында сөйләштеләр

2012 елның 27 августы, дүшәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә Төзелеш Министрлыгы, тармак министрлыклары белгечләре катнашты.

 Министрлык тарафыннан, чараларга карап, Татарстан Республикасы бюджеты исәпкә алган 124 сертификат 2011 елда, 182 сертификат 2012 елда рәсмиләштерелгән. Бүгенге көндә торак йорт алучылар исемлегендә 3 меңләп ятим һәм ата – ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала тора.

№15-ФЗлы “ Россия Федерациясенең законнар чыгару актларының кайберләренең ятим баларны һәм ата-ана тәрбиясеннән ятим калган балаларны торак йорт белән тәэмин итү өлешенә үзгәрешләр кертү”гә туры китереп, 01.01.2013 елдан ятим балаларны торак белән тәэмин итүнең яңа ысулы кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International