Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Менделеевск шәһәрендәге аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче “Аммоний” ААҖ комплексы” төзелешенә металлоконструкцияләр җитештерү һәм төяп җибәрү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Киңәшмәдә Заказ бирүчеләрнең вәкилләре – “Аммоний” ААҖ, Mitsubishi Heavy Industries Япон компаниясе, Кытай милли химик-инжинир компаниясе (CNCEC), подрядчы оешмалар – металлоконструкция җитештерүчеләр: “Ак Барс Металл” ҖЧҖ һәм “Камстальконструкция” ҖЧҖ, министр урынбасарлары Ю.Л. Аляшев, А.М. Фролов, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә АМК Комплексының чит ил компанияләре җаваплылыгы зонасында булган объектларын төзүгә металлоконструкцияләр җитештерү һәм төяп җибәрүнең срогы буенча карарлар кабул ителде.