Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы ТР “Татлизинг” ГУП ярдәме белән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика хәйрия акциясендә катнашты. Беренче сыйныфка укырга керүче балалар өчен канцеляр кирәк-яраклар сатып алынды: буяулар, пумалалар, альбомнар, пластилин, кәгазъ – сабыйларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен кирәк булган барлык нәрсәләр.
Бүген бүләкле пакетлар, Министрлыкның эшләр белән идарә итүче Т.З. Ажимов тарафыннан, “№8 Казан гимназиясе коллективына тапшырылды. Мәктәп бинасы бу елны яңартылды, шуңа күрә педагогик коллектив, укучылар һәм ата-аналар яңа уку елын түземсезлек белән көтәләр.