Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрыгы җитәкчелеге “Egis Groupe” француз компаниясе делегациясе белән очрашты. Компания халыкара консультацион һәм инжиниринг хезмәте базарында 60 елдан артык эшли. Компания штатын 12 000 хезмәткәр тәшкил итә, шуларның 7 400 – халыкара тәҗрибәле инженерлар һәм проектчылар. EGIS Россия Федерациясендә 1996 елдан бирле файдаланыла.
Компания җитәкчелеге белән очрашуга, Министрлык тарафыннан, шулай ук ТР экология һәм табигать ресурслары, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, проектлы институтлардан вәкилләр, архитекторлар чакырылды.
Компания Казанга түбәндәге өлкәләрдә җыелган эш тәҗриҗәсе турында мәгълүмат алып килгәннәр: транспорт, спорт объектларын төзү, шәһәрдәге төзелеш, сәнәгать объектларын төзү, су белән тәэмин итү, әйләнә-тирә мохит һәм энергияне саклау.
Очрашу вакытында министрлык җитәкчеләре, шулай ук Министрлык тарафыннан чакырылган коллегалар Казанны дөнья дәрәҗәсендәге спорт чараларына әзерләү белән бәйле зур проектларны тормышка ашырудагы тәҗрибә белән уртаклаштылар.
Министр И.Э. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, әлеге сорау буенча без эшләрне тәмамлау баскычында торабыз. Ничек кенә булмасын, бүген актив рәвештә эшләнә торган объектлар буенча булган фикерләрегез безнең өчен кызыклы һәм мөһим, диде ул.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары В.Н. Кудряшев кунакларның игътибарын әле генә старт алган, көч һәм идеяләр консолидациясен таләп итүче “Иннополис-Казань” инновацион шәһәр-спутник проектына юнәлтте.