Төзелеш Министрлыгында газ баллоннары һәм металлополимер труба продуктларынының презентациясе булды

2012 елның 29 августы, чәршәмбе

Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш һәм торак-коммуналь өлкәләр өчен продукцияләр  презентацияләү булды. Чарада ТР Төзелеш, архитетура һәм ТКХ министры урынбасары  Р.К. Кәримов, министрлык белгечләре, төзелеш оешмаларыннан вәкилләр катнашты.

“Олимпиус Групп” ҖЧҖ компаниясе полимерлы-композитлы газ баллоннары тәкъдим итте. Әлеге баллоннар эпоксидлы сумала белән капланган пыялалы җепсел җепләрдән эшләнгән. Әлеге баллоннарның төп өстенлеге булып файдалануда куркынычсызлыгы тора.

“Казанские металлополимерные трубы” ҖЧҖ эчке хуҗалык-эчү суын үткәрә торган труба үткәргеч һәм биналарны җылыту өчен эшләнгән металлополимер трубаларның үрнәкләрен тәкъдим итте. Эшләп чыгарыла торган продукция шулай ук материалга агрессив тәэсир итмәгән сыек һәм газ рәвешендәге мохитне җибәрүче технологик труба үткәргечләр өчен дә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International