Бүген Казанга торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд генераль директоры А.А. Браверман бер көнлек эшлекле сәфәр белән килде. Аэропортта аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин каршы алды. Аэропорттан соң кунаклардан торган делегация Казандагы федераль милек булып саналган һәм киләчәктә торак төзү өчен файдаланырга мөмкин булган җир участокларын карады. Аннан соң Хакимият Йортында Фонд җитәкчесенең Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр И.Ш. Халиков белән очрашуы булды, соңрак бу әңгәмәгә, киңәшмә режимында, һәр кызыксынган якның белгечләре кушылды.
Киңәшмәне ачканда, Татарстан Президенты, республиканың Фонд тормышка ашырган эшләр белән кызыксынуын ассызыклады. Төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд, кыска вакыт эчендә кирәкле норматив базаны эшләде һәм регионнар өчен мөһим саналган проектларны уңышлы тормышка ашыра, диде Р.Н. Миңнеханов.
Очрашуга йомгак ясап, һәр ике як, берничә эре проектны тормышка ашыру турында килешүгә килделәр. Аларның берсе медицина учрежденияләренең җирләрен зурайтуга кагыла, башкалары күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү, шулай ук эконом-класс торагын төзү белән бәйле. Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд генераль директоры А.А. Браверман журналистларга биргән интервьюсында бергә эшләгән эшнең нәтиҗәсе белән канәгать булуын әйтте. Без бүген киләчәктә үзара ярдәм итешеп эшләүнең һәр көне өчен график төзедек һәм һәр баскыч өчен җаваплы кешеләрне билгеләдек, диде А.А. Браверман. Ул, шулай ук, Татарстанда башланган проектларның уңышлы булачагына ышаныч белдерде.
Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Фонд генераль директоры визиты программасында республика башкаласындагы спорт объектларын карау да планлаштырылган.