Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “еврей” мәктәбе буларак танылган 12нче номерлы “Мишпахтейну” урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды. Уку йортында яңа уку елына өстәмә бина төзелде. Укучылар һәм укытучылар өчен уку йортында тагын да уңайлы шартлар барлыкка килде.
Казанның нәкъ үзәгендә, Мәрҗәни урамында, Кабан күле янында урнашкан 12 номерлы мәктәп үзенчәлекле. Дәүләт белем стандартының мәҗбүри предметларыннан тыш, әлеге мәктәптә еврей циклыннан булган түбәндәге предметлар укытыла: иврит, тарих, әдәбият, география һәм Израиль дәүләтенең традицияләре. “Мишпахтейну” ( ивриттан тәрҗемәсе – минем гаиләм) дип аталган мәктәпнең үсеше һәм эшчәнлегенә Казандагы еврей җәмгыяте зур өлеш кертә. Шул ук вакытта уку йорты интернациональ булып санала, анда төрле милләт балалары укый.
12 номерлы мәктәптә Рөстәм Миңнехановны ТР белем һәм фән министры Альберт Гилметдинов, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Федераль еврей милли-мәдәни автономия җитәкчесе Михаил Скоблионок озатып йөрде.
3 мең кв. метрлы яңа бина 1936 елдан бирле эшләп килүче иске бина янында төзелгән. Мәктәп директоры Ольга Трупп сүзләренә караганда, яңа корпус бик кыска вакытта – 9 ай эчендә төзелгән. Бина төзелешенә чаралар бүлеп биргән Татарстан Хакимиятеннән тыш, Казан мэриясе, төрле оешмалар һәм төрле кешеләр финанс һәм башка яктан ярдәм иткәннәр. Аларның исемнәре язылган табличкалар мәктәпнең холлына урнаштырылган.
Директор сүзләренә караганда, бүген мәктәптә 569 бала белем ала. “Мәктәптә укырга теләк белдерүчеләр бик күп. Бик кысан иде. Соңгы елны актлар залында, китапханәдә укытырга туры килде. Укыту мәйданын киңәйтү кирәк иде. Бүгенге көндә яңа бинада 8 сыйныф укый – 1дән алып 4 кә кадәр. Хәзер аларның хореография залы, гимнастика өчен зал, өстәмә дәресләр өчен бүлмә, ягъни иске бинада балаларга бирелмәгән мөмкинлекләрнең барысы да бар”, - дип О. Трупп яңа корпус төзелеше кирәклеген аңлаты. Аның сүзләренә караганда, объектның бәясе якынча 125 млрд. сум тәшкил итә.
ТР Президентының визиты вакытында мәктәптә дәресләр бара иде. Республика башлыгын башта дәрес барган иврит кабинетына алып керделәр. Укучылар кунакларны иврит телендә сәламләделәр. Укытучылар Рөстәм Миңнехановка уку процессы оешуын күрсәттеләр. Бу дәрес Израилдәге укытучы катнашында онайн режимында үткәрелде. Сыйныфтан чыкканда, ТР Президенты кәгазъ битенә кул куйды һәм аны хөрмәтле кунакларның автографлары сакланган махсус “истәлек тартмасына” салды.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов татар һәм инглиз телләре, шулай ук башлангыч мәктәп кабинетларын карады. Моннан тыш, Президентка хореография залын күрсәттеләр, әлеге залда республика башлыгы һәм башка кунаклар “Сэвивон” ансамбле башкаруында концерт номеры карадылар. Яшь музыкантларның чыгышыннан соң Ольга Трупп Рөстәм Миңнехановка, Илсур Метшинга, Михаил Скоблионокка “Мәктәпнең иң яхшы дусты” дипломнарын тапшырды.