Билгеле булганча, Россиядә табигый битумның гомумиләштерелгән ресурслары берничә дистә миллиард тонна ( Татарстанда- 7млрд.ка кадәр) дип исәпләнел һәм алар бик аз өйрәнелгән булулары белән характерланалар. Мондый чималны җир астыннан чыгару катлаулы, димәк, кыйммәт булу сәбәпле, Россиядә бу тема белән сәнәгать масштабында беркем дә шөгыльләнмәгән. Углеводородлы чималның мондый альтернатив төрен эшкәртү, илнең нефть тармагы өчен яңа стратегик юнәлеш булып торырга мөмкин, дип уйлыйлар Татарстанда. “Татнефть” Ашальчиндагы табигый битум чыга торган урында 2006 елдан бирле тәжрибә-сәнәгать эшләре алып бара.
Россия нефтегаз сәнәгатьчеләре Союзы президенты Генадий Шмаль нефть тармагының инновцион үсешендә дәүләтнең роле турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, безнең гасырның ахырына кадәр нефть, газ һәм күмер энергетикада бик мөһим рольне үтәячәк. Россиядә нефтҗ һәм газның роле бик зур, шул ук вакытта Россия бу өлкәне инвестицияләү, нефтьне эшкәртү саны һәм сыйфаты буенча АКШларыннан йөз тапкырга калыша. Безнең илдәге мондый күренеш аз күләмдә бораулау белән характерлана, яңа эре җир астыннан чыгару урыннары ачылмыйлар, бу өлкә фәне өчен чимал, әйдәп баручы илләр белән чагыштырганда, күпкә азрак. Иң төп проблема буларак, докладчы, гаделсез салым системасын ( Россия нефтенең 65-67 процент кереме салымнарга китә) атады. Бу күренеш нефтьчеләрне җир асты казылмасының үсешен инвестицияләүгә, яңа чыгару урыннарын эшкәртүгә стимуллаштырмый.
Татарстанга килгәндә, Генадий Шмаль әйтүенчә, республика җитәкчелеге нефть тармагына һәрвакыт игътибар бирә, монда вак нефть компанияләре барысыннан да әйбәтрәк эшли, яңа технологияләр яхшырак кертелә.
Шулай ук Россия фәннәр академиясенең нефть һәм газ проблемалары Институтыннан, РАНның Себер бүлегеннән локладлар сөйләнелде.