Бүген Министрлыкта төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы сорауларын тикшерделәр

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында эшче төркемнең төзелеш тармагында хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау сораулары буенча киңәйтелгән утырышы булды. Утырыш эшендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау Министрлыгыннан, ТР хезмәт Дәүләт инспекциясеннән, төзүчеләр Профсоюзыннан, ТР дәүләт төзелеш надзоры инспекциясеннән, ТРдагы кеше хокуклары буенча Вәкил аппаратыннан һәм төзелеш индустриясе предприятиеләреннән вәкилләр катнашты. Утырышта төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләрендә хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклауның торышы сорауларын тикшерделәр. Чараны министр урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.

Республикада якынча 400 эре һәм уртача предприятиеләр һәм кече предприятиеләрнең күбесе төзелеш материаллары җитештерү белән шөгыльләнә.  Соңгы елларда төзелешнең һәм төзелеш материалларын җитештерүнең күләме артты, ләкин бәхетсезлек очракларының саны һаман югары. 2012 елның 8 ае эчендә төзелеш материаллары предприятиеләрендә 4 бәхетсезлек очрагы булган, шуларның өчесе үлем белән тәмамланган.

Киңәшмәне ачканда, А.С. Әхмәтшин җитештерү травматизмы саны буенча төзелеш тармагы, әлбәттә, төзелеш материаллары җитештерү тармагын узып китә, ләкин бу очракта безгә сан кирәк түгел. Без һәр кешенең язмышы күп кенә башка кешеләрнең язмышына да тәэсир итүен аңларга тиеш. Иң зур кыйммәт – кеше тормышы. Һәр җитәкче моны аңламый торып, бу сорау уңай якка хәл ителмәчәк.

Бу мәсьәләне башка докладчылар да билгеләп үтте. Мәсьәлән, ТР хезмәт, мәшгүльлек һәм социаль яклау Министрыгының хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Т.Н. Манжасова әйтүенчә, предприятиеләрнең техник яктан үсүенә, эшкә мөнәсәбәт уңай якка үзгәрүенә карамастан, хезмәтне саклау буенча чаралар, күп очракта, примитив һәм искергән булалар. Шул ук вакытта, бу юнәлештә актив эш алып бару бәхетсезлек очракларын киметеп кенә калмыйча, җитештерүчәнлекне арттырырга, коллективта психологик комфортны яхшыртырга, социаль түләүләргә чыгымнарны киметергә мөмкин.

Докладчылар билгеләп үткәнчә, җитештерүдәге бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре булып, элеккегечә,  җитештерү эшләрен канәгатьләндерерлек итеп оештырмау, төзек булмаган машина һәм җиһазлардан файдалану, куркынычсыз эшләү методларын өйрәтүдә җитешсезлекләр, эш урыннарының аттестацияләрен тиешенчә оештырмау һәм хезмәткәрләрнең кайвакыт исерек булулары тора.

Чара барышында докладлар белән, шулай ук, ТРдагы хезмәт Дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Р.Р. Бабаназарова, Татарстан республика оешмасының ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) баш техник инспекторы П.В. Глебов чыгыш ясады. Республиканың төзелеш материаллары җитештерү предприятиеләренең вәкилләре хезмәтне саклау буенча профилактик эшләр оештыру, җитештерү травмвтизмын кисәтү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, Министрлык комиссиясе даими рәвештә предприятиеләрне тикшерә һәм бу эш киләчәктә дә һичшиксез дәвам итәчәк. Ләкин безнең бурыч җитешсезлекләрне күрсәтү генә түгел, без предприятиеләргә, куркынычсызлык техникасы чараларын оештыру сораулары буенча максималь рәвештә файдалы булырга омтылабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International