Татарстандагы социаль-мәдәни-көнкүреш объектларның 43,7 процентына җылылык җибәрелде

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында ягулык сезонына әзерләнүнең барышы турында брифинг булды. Брифинг республиканың барлык муниципаль оешмалары белән тоташтырылып, видеоконференция режимында үтте. Әлеге чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Кәримов, Татарстан Республикасының тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов катнашты.

17 сентябрь көненә берничә белем бирү, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларына җылылык җибәрелгән. 3566 белем бирү объектының 163енә (45,8 процент) җылылык җибәрелгән. 1820 сәламәтлек саклау объектының 988енә җылылык җибәрелгән, әлеге сан 54 проценттан күбрәк. 1897 мәдәният объектының 588енә ( 31 процент) җылылык җибәрелгән.

Равил Кәримов хәбәр итүенчә, республика буенча 3207 (43,7 процент) социаль-мәдәни-көнкүреш объектына җылылык җибәрелгән.

15 сентябрендә план буенча ягулык чорына әзерләнү тәмамланды. Белем бирү объектларының 99,1 процентында, сәламәтлек саклау объектларының 99,8 процентында, мәдәният объектларының 97,8 процентында әзерләнү эшләре тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International