18 сентябрь көненә Татарстан Республикасының күпчелек муниципаль оешмаларындагы Башкарма комитетлар тарафыннан 2012-2013 елларга ягулык чорын башлау турында боерык һәм Карар кабул ителгән. Тиешле документларны 8 муниципаль оешма гына чыгармаган: Яшел Үзән, Лениногорск, Югары Ослан, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Спасс һәм Казан шәһәре.