Лаеш районының Усад авылында тантаналы шартларда «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән «Айтишка» балалар бакчасы ачылды. Яңа учреждение 260 урынга исәпләнгән, шуларның 140ы бер яшьтән алып ике яшькә кадәрге балалар өчен (ясле төркемнәре) каралган. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллин, ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2010 елдан 2018 елга кадәр «Бәләкәч», «Юл картасы» , «Торак» ФМП, «2014-2017 һәм 2020 елларга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» программаларын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук программадан тыш объектлар гомуми егәрлеге 31 215 урын булган 209 балалар бакчасы төзелгән. Объектларны төзү бәясе 17,59 млрд. сум тәшкил иткән. 2018 елда 1 202,03 млн. сумлык 10 балалар бакчасы (1 570 урын) төзелде. 2019 елда 6 370 урынга исәпләнгән 30 объект төзү планлаштырыла, шуларның 28е 5 590 урынлы ясле белән балалар бакчасы.