Казанда «Күп фатирлы йортларның энергия нәтиҗәлелеген арттыру» темасына ике көнлек семинар узачак

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Семинар 11 сентябрьдә 15:00дән 17:00гә кадәр һәм 12 сентябрьдә 11:00дән 13:00гә кадәр Казан, Шуртыгин ур., 22 адресы буенча «ПрофСтандарт» белем бирү үзәгендә узачак.

Семинарда түбәндәге сораулар каралачак:

күпфатирлы йортларның гомуми милкен капиталь ремонтлау программаларын тормышка ашыру мониторингында иҗтимагый контрольнең роле.

Энергоэффектив ремонт үткәрүнең кирәклеге һәм файдасы.

Капиталь ремонт үткәргәндә энергияне саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген арттыру чаралары исемлеге. Финанс ярдәме күрсәтү кагыйдәләре һәм шартлары, шул исәптән «Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды» ДК чаралары хисабына.

Милекчеләргә энергоэффектив капиталь ремонт үткәрүдә ярдәм итү. Анда катнашырга идарәче оешмаларның, торак милекчеләре ширкәтләренең, кооперативларның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, ТҖҮ вәкилләре, күпфатирлы йортларның советлары вәкилләре, күп фатирлы йортларда биналарның милекчеләре чакырыла. Тулырак мәгълүмат алу өчен e-Mailга мөрәҗәгать итәргә мөмкин: obcontrolrt@mail.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International