30 сентябрьдә «Халык тану-2019» массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Катнашучылар гаризаларны 30 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр тапшыра алачаклар. «Халык тану-2019» чарасында катнашырга федераль, региональ һәм муниципаль ММЧ, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы темаларын яктыртучы журналистлар, муниципаль Администрация матбугат хезмәтләре чакырыла. Конкурска 2019 елның 25 маеннан 15 ноябренә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында басылган яисә эфирга чыккан басмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллары кертелә. Җиңүчеләр махсус диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнәчәк. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре белән тулырак танышырга мөмкин http://minstroy.tatarstan.ru/rus/konkurs1.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International