Баулыда капремонттан соң “Виктория” балалар бакчасы ачылды

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

1978 елда төзелгән бина 130 балага исәпләнгән.

Әлеге объектта ремонт эшләре агымдагы елның мартында башланган иде. Нәтиҗәдә алты ай эчендә балалар бакчасы бинасы сизелерлек үзгәрде. Подрядчы оешма «УКС» ЧҖҖ коллективы көче белән биредә фасад ремонтланды һәм җылытылды, түбә, тәрәзәләр, ишекләр, су белән тәэмин итү, су бүлү, җылыту инженерлык системалары алыштырылды. Кухня тулысынча ремонтланды һәм өр-яңадан җиһазландырылды, яңа мебель, инвентарь сатып алынды, тышкы һәм эчке күзәтү камералары урнаштырылды. Моннан тыш, хәзер беренче катта идәннәр җылытыла. Төзекләндерү эшләре балалар бакчасы территориясенә дә кагылды - юлларга асфальт түшәлде, койманың күп өлеше алыштырылды.

Кыскасы, балалар бакчасы бинасы тулысынча яңартылды, хәзер балаларга, тәрбиячеләргә һәм хезмәт күрсәтүче персоналга анда уңайлырак һәм рәхәтрәк булачак.

Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин җыелган халыкны шатлыклы вакыйга белән котлады. Ул республика җитәкчелегенә, балалар бакчасын үзгәртеп коруда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Ремонт эшләренә республика бюджетыннан – 20 млн. сум, район бюджетыннан 13,3 млн. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International