Төзелеш Министрлыгында төзелеш тармагы ветераннарын бәйрәмчә кабул итү булды

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр урынбасары А.С. Әхмәтшин,  өлкәннәр көненә багышланган кичәдә, министрлыкның элекке хезмәткәрләре – төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь өлкәләрнең ветераннары белән очрашты.

Тантаналы кичәне ачканда, А.С. Әхмәтшин, ветераннарны сәламләде, республиканың төзелеш тармагы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм аларга саулык, бәхет, гаиләләренә иминлек теләде.

Ветераннар, эшләгән вакытларын искә төшереп, күңелле итеп аралаштылар. Ветераннар каршында гармунчы – элекке матур моңнарны башкаручы чыгыш ясады. Әлеге чара беркемне дә битараф калдырмады, чөнки мондый кичәләр күтәренке күңел көчен һәм киләчәккә ышанычны арттыралар.

Чара барышында истәлек өчен рәсемгә төшүләр булы, барлык ветераннарга материаль ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International