ТР Төзелеш министрлыгы: «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү объектларын ай дәвамында билгеләү планлаштырыла

2019 елның 9 октябре, чәршәмбе

Республика программасын гамәлгә ашыру 2020 елда башланырга тиеш. Татарстанда ай дәвамында киләсе елда төзекләндерү өчен ишегаллары санын билгеләү планлаштырыла. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты утырышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2020 елга «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру бара. «Фактта бер ай дәвамында 2020 елга ишегалларының төгәл саны билгеләнәчәк. Ягъни, беренче чиратта башкарырга кирәк булган барлык эш массивы. Мәсәлән, юллар иң ватылган, хәлне начарайтучы ишегаллары. Программа белән проблема булырга тиеш түгел, чөнки финанслау чыганаклары билгеләнгән», - дип өстәде ул. ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина халык ишегалларын төзекләндерү программасының тормышка ашырылуын көтүен ассызыклады. «Беләсезме, без күпме очрашулар уздырдык, кешеләр сорыйлар, - диде ул. - Инфраструктура челтәрләре, фасадларны ремонтлау, йортларны капиталь ремонтлау, ишегалдына керү һәм эшләрне берьюлы башкару буенча программаны синхронлаштырырга тәкъдим итәм».

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, бишенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары – «Бердәм Рәссәй» фракциясе әгъзалары парламент утырышында апрель аенда ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын -   «Безнең ишегалды» - эшләү инициативасы белән чыккан. Моның сәбәбе-халыкның мөрәҗәгатьләре, шулай ук "бердәмрәссәйлеләр" -депутатларның халык белән даими очрашулары вакытында күтәрелгән мәсьәләләр. Республика программасы буенча өч ел дәвамында Татарстанның барлык районнарында һәм шәһәрләрендә күпфатирлы йортларның ишегалды киңлекләрен ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Программаны тормышка ашыру өчен 50 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Аны гамәлгә ашыру 2020 елда башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International