Бүген Менделеевск шәһәрендә аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче “Аммоний” ААҖ катнаш Комплекс төзү территориясендә Заказ бирүченең җитәкчеләре , чит ил (СNСЕС) һәм Россия ( «НИИК» ААҖ ) подрядчылары катнашында киңәйтелгән киңәшмә булды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев һәм Татарстан республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Х.А. Багманов катнашты.
Киңәшмәдә СNСЕС һәм «НИИК» ААҖның төзү графигын үтәү, аларның бергә, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләү соравы тикшерелде, шулай ук кышкы шартларда төзү-монтаж эшләрен оештыру буенча чаралар күрү турында хисаплары тыңланылды.