Төзелеш Министрлыгы хезмәткәрләре республиканың “Урман утырту көне” дип аталган табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2012 елның 6 октябре, шимбә

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы хезмәткәрләре республиканың “Урман утырту көне” дип аталган табигатьне саклау акциясендә катнаштылар. Әлеге чара Халыкара урманнар елы һәм 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнү кысаларында үткәрелде.

Кадышево бистәсендә бүлеп бирелгән җир участогында, башка министрлык һәм ведомство  вәкилләре белән берлектә,  саклык белән генә чыршы утыртылды. Төзелеш Министрлыгы вәкилләре мондый акцияләрдә беренче тапкыр гына катнашмыйлар. Шуңа күрә безнең ведомствоның матур аллеяләре республикада барлыкка килү куанычлы күренеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International