Төзелеш Министрлыгына алман делегациясе килде

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы җитәкчелеге  инвестицияләр, технологияләр һәм тышкы-икътисади элемтәләр департамены Җитәкчесе җитәкчелегендә Тюрингидан ( Германия) килгән делегация белән очрашты. Кунаклар ягыннанэре алман компанияләренең вәкилләре дә катнашты.

Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Очрашуга проектлы институтлардан вәкилләр чакырылган иде.

Очрашу вакытында катнашучылар эре проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. А.С. Әхмәтшин республиканың төзелеш потенциалы турында сөйләде. Тикшерелгән башка сораулар арасында түбәндәгеләр бар иде – объектларны проектлаштыру һәм төзү тендерында катнашу механизмы, су чистарту технологияләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International