Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Дәүләт корпорациясе – ТКХне реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд, “Агенства по ипотечному жилищному кредитованию” ААҖ һәм “Институт экономики города” Фонды ярдәме белән арендалы торакны үстерү һәм торак биналарны наймга алу шарты белән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү программаларын тормышка ашыру механизмнары сораулары буенча “түгәрәк өстәл” булды. Очрашуда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, аның урынбасарлары, ТР Президенты карамагындагы ДТФның Башкарма директоры Т.М. Абдуллин, “Ипотечное Агентство Республики Татарстан” ААҖ генераль директоры А.А. Симаков, “ТР ГИСУ” ГКУ башлыгы урынбасары И.Н. Насыров һәм әлеге тема белән кызыксынган башка кешеләр катнашты.
И.Э.Фәйзуллин “түгәрәк өстәл”дә катнашучыларны сәламләгәндә, бүген илдә арендалы торакны үстерү өчен законнар чыгара торган механизмнарны һәм финанс механизмнарын эшләргә кирәклеген билгеләп үтте. ТКХны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд региональ программалар департаменты директоры О.С. Рурин сәламләү вакытында, билгеле проектларны уңышлы тормышка ашыру өчен закон чыгару планында нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген уйларга вакыт җитүен билгеләп үтте.
“Институт экономики города” Фонды генераль директоры А.С. Пузановның доклады РФда арендалы торак үсеше турында иде. Ул коммерция булмаган һәм коммерция наймы институтларын билгеләп үтте. Коммерция булмаган найм саклап тоту һәм ремонтлауга салынган инвестицияләрне каплауны күз алдында тотса, коммерция наймы, болардан тыш, керем алуны да күз алдында тота. Аның әйтүенчә, бүген инвесторларга файдалы булган финанс-икътисади схемаларны эшкәртү мөһим. Докладчы әлеге сорауны чишү хакында сөйләгәндә башка илләрнең тәҗрибәләре турындагы мәгълүматларга таянды. “Институт экономики города” Фонды генераль директоры докладының икенче өлеше торакны үз милкенә бирми торып, гражданнарны торак хокукларын тәэмин итү мөмкинлеген үз эченә алган, авария хәлендәге торак фондыннан күчерүнең яңа концепциясе турында иде. Әлеге концепция нигезендә, авария хәлендәге торак фондында яшәүче кешеләр ике төргә бүленә: авария хәлендәге торактан тыш, башка торак мәйданына булган һәм бары тик авария хәлендәге торагы гына булган кешеләр. Икенче төркем, үз чиратында, аз милеккә ия булганнарга һәм әлеге социаль категориягә кермәгәннәргә бүленә.
“Агентства по ипотечному жилищному кредитованию” ААҖ ның торак финанслау буенча башкарма директоры А.Н. Шелковый проектны тормышка ашыра башлаган регионнар үрнәгендә арендалы торак секторын үстерү турында сөйләде. Арзамас шәһәрендә ( Нижегород өлкәсе, инициатор һәм төзүче – НИКА НО ГП) арендалы торак төзелеп килә. Калуга өлкәсендә ( хуҗасы – “Сберстройинвест” ҖЧҖ) эшләп килүче арендалы торак проектларын рефинанслау эшенә әзерләнү тәмамланып килә.
“Арендалы торак” проектын Новосибирскида тормышка ашыру тәҗрибәсе турында Новосибирск өлкәсенең төзелеш һәм ТКХ министры Д.В. Вершинин сөйләде. Проектка барлыгы 280 миллион сум салынган, шуның 48,2 миллионы дәүләт ярдәме чаралары. Ләкин өлкә яллаучыларның үзләренә дә найм түләү буенча льгота биргән. Программаны тормышка ашырудагы куркынычларның иң мөһиме түбәндәгеләр: дәүләт тарафыннан бәя сәясәтен тәртипкә салмау, гражданнарның түләмәүләре, һәм яллаучы һәм төзүчеләр өчен льготаларның булмавы.
“Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар фикер алышу барышында түбәндәге фикергә килделәр: Татарстанда 2005 елдан алып реальләшә торган социаль ипотека программасы өлешчә арендалы торак программасына кертелергә мөмкин, чөнки механизмнарның күбесе социаль ипотека программасында кулланылган.
Татарстан республикасында, агымдагы елда, “Татарстан Республикасында 20011-2015 еллар өчен торак төзелешен үстерү” комплекслы программа составына кергән” Арендалы торак базарын үстерү” программасы кабул ителде.
Программа тарафыннан 2016 елга уңышлар карала: арендалы торакны файдалануга тапшыруның күләмен ел саен 420 мең кв. метрга кадәр үстерү; Татарстан Республикасы буенча торак файдалануга тапшыруның гомуми күләмендәге арендалы торак өлешен агымдагы елда 15% арттыру ( хәзерге вакытта 0,7%)
Программалы чараларны тормышка ашыру ярдәмендә 7 меңнән артык гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.