Агымдагы елда Татарстанда илкүләм проект буенча 151 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак

2025 елның 17 марты, дүшәмбе

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларына, гидротехник корылмаларга һәм күпфатирлы йортларга капремонт эшләренең торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар катнашында киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда сәламәтлек саклау тармагының 226 объектына капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

«Аукционнар барлык объектлар буенча да узды. 17 мартка балаларга сөт ризыкларын таратуның 56 пункты буенча контрактлар төзү күздә тотыла. 24 мартка кадәр – республика программасы буенча 19 стационар ремонтлау. Һәм 25 мартка кадәр – «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында барлык сәламәтлек саклау объектлары буенча», – дип хәбәр итте министр.

«Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча 2025 елда Татарстанның 31 муниципаль берәмлегендә 151 сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалачак. Шул исәптән 117 ФАП, 20 үзәк район хастаханәсе, 10 район поликлиникасы һәм 4 балалар поликлиникасы. Моннан тыш, әлеге илкүләм проект буенча 38 сәламәтлек саклау объектын төзү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International