Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллинның халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

2025 елның 16 марты, якшәмбе

Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәм – торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан иң җылы котлауларымны кабул итегез!

Бу – республикабызда яшәүчеләрнең йортларына көн саен уңайлык һәм иминлек алып килүче, социаль һәм сәнәгать учреждениеләренең тормышын тәэмин итүче, әйләнә-тирә мохитебезне матурлаучы кешеләр бәйрәме. Сезнең хезмәтегезнең нәтиҗәсен һәр кеше тоя.

Торак-коммуналь хуҗалык – ул гаять зур система, тере организм, аның эшчәнлеген даими рәвештә сакларга кирәк.

Агымдагы елда без коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, эчәргә яраклы чиста су һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү, республикабыз шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерү буенча эшне дәвам итәчәкбез.

Бу программаларның барысы да һәр кешенең тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый.

Кадерле дуслар!

Сез сайлаган эш фидакарьлек, сабырлык һәм теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер булуны таләп итә.

Шәхсән үз  һәм хезмәттәшләрем исеменнән сезгә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, яхшы, күтәренке кәеф, үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International