Стадиондагы төзү эшләренә республика районнары төзүчеләрен чакырырга карар чыгардылар.
2013 елгы Универсиаданың иң мөһим спорт объекты – 45 мең тамашачы утыра алырлык футбол стадионында төзү эшләре тәмамланып килә.
Бизәкләү эшләрен эшләү, төзекләндерү, заманча юл катламы җәю өчен бик күп төзүчеләр кирәк. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы, “Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП алдына конкрет бурыч куйды – бюджет программаларын тормышка ашырганда үзләрен ышанычлы партнер буларак тәкъдим иткән подрядчыларны җәлеп итү. Моның өчен, нигездә, республиканың барлык мунципаль районнары белән ярдәмләшүне тәэмин итәргә кирәк.
Бердәмлек бер ай эчендә төзелешкә 15 төзелеш оешмасын һәм Татарстанның 29 муниципаль районыннан эшчеләрне алып килде. Мөһим объектны төзешергә килгән һәр эшче, яшәү урыны һәм аша-эчү белән тәэмин ителгән.
Универсиада объектына эшчеләрне җәлеп итү дәвам итә. Бердәмлек, подрядчы оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау нормаларының һәм куркынычсызлык техникасының үтәлүенә аерым игътибар итә. Планнан тыш берничә тикшерү үткәрелгән. Әлеге нәтиҗәләр бердәмлек коллегиясе утырышында әйтеләчәк.