Татарстанда милли проектларны гамәлгә ашыру дәвам ителә

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында быел «Демография» милли проекты ярдәмендә 22 балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген «УправДом» иртәнге рубрикасында БИМ-радиода ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат секретаре Гөлназ Миңнеханова хәбәр итте. «2020 елда Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында 22 балалар бакчасы төзү планлаштырыла: Биектау авылында-340 урынлык,Яшел Үзән шәһәрендә-220 урынлык, Түбән Кама шәһәрендә-260 урынлык 29 һәм 35а микрорайоннарында ике балалар бакчасы.», - дип билгеләп үтте прессек. Арча шәһәрендә 140 урынга, Буа шәһәрендә һәм Лаеш районында «Көньяк парк» ТКсында 260 урынга, Питрәч районында «Царево утары» ТКсында 220 урынга, Саба районында Илебер авылында 50 урынга һәм Тукай районында Әҗмәкәй авылында 140 урынга яңа биналар төзү планлаштырыла. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәренең «Замелекесье» торак комплексының 22 һәм 25 комплексларында 220 урынлык өч балалар бакчасы, Казан шәһәрендә «Җиденче күк» торак комплексында һәм «Идел киңлекләре»ТКда 220 урынлык ике балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган. «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә «Залесный Сити» торак комплексында, «Якты үзән» торак комплексында, «Көнбатыш Заречье» торак районында 340 урынлык өч балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип билгеләп үтте Гөлназ Миңнеханова. Иске Аракчино һәм «Весна 2» торак комплексында 120 урынлык ике балалар бакчасы, «Салават Күпере» торак комплексында 2 һәм 3 кварталларында 260 урынлык ике балалар бакчасы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International