Рәссәй Төзелеш министрлыгы төзелеш һәм ТКХка ярдәм итү планын эшләде

2020 елның 27 марты, җомга

Рәссәй Төзелеш министрлыгы төбәкләр белән бергә яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле хәлнең начараюы шартларында төзелеш тармагына һәм ТКХ өлкәсенә ярдәм итү буенча чаралар планын эшләде. Бу хакта илнең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев белдерде. Кризиска каршы пакет турында бүген бөтенрәссәй селектор киңәшмәсендә фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин йөкләмәсе буенча министрлык төзүчеләрнең һәм подрядчы оешмаларның финанс хәле мониторингын алып бара. Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Төбәкләр белән берлектә эшләнгән кризиска каршы программа түбәндәге чараларны үз эченә ала: ипотека буенча процент ставкаларын субсидияләү; төзүчеләр өчен кредит һәм салым каникуллары, 44-ФЗ һәм 37-ФЗларга төзәтмәләр кертү һәм башка чаралар. Программада торак-коммуналь хуҗалыкка ярдәм итүгә багышланган блок аерым бүленгән, тармак шулай ук риск зонасына эләккән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International