Татарстан Республикасында торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елның 27 мартына социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы йортлар төзелеше, аз катлы торак төзелеше программалары буенча 780 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, ягъни бу – планның 26,2%ы.

Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Төзелештә хезмәтне саклау турындагы хәлләр турында Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә: 2020 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 210 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 1 млн. 345 мең сумлык 40 карар чыгарылган. 

Фарит Хәнифов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча – мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган.

Калган 119 объекттан 98,2 мең кв. метрда 52 объект әзер диярлек, 104,8 мең кв. метрда 38 объект – уртача әзерлектә, 50,1 мең кв. метрда 29 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 340,3 мең кв. м мәйданда 45 йорт файдалануга тапшырылган, бу –  планның 25,9%ы. Бер атна эчендә 1,5 мең кв.метр мәйданда 1 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 27 мартка 417,9 мең кв. м мәйданда 3214  индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 30,1%ы.

Гражданнарга торак төзелешендә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту карала.

2020 елда барлыгы 600 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шулар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

2020 елның 28 мартына 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән.

12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.  

Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүчедән Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 28 мартка 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльчы, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, быел ведомство 6 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак: «Демография», «Торак шәһәр һәм тирәлеге», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният».

«Демография» илкүләм проекты буенча 5 млрд 158,49 млн сумга 28 объект буенча эшләр планлаштырылган.

«Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты буенча 66 объект буенча эшләр планлаштырылган, 2 мең 620 кв.м авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү каралган. Гомуми финанслау суммасы 4 млрд 452,7 млн сум.

«Экология» илкүләм проекты буенча 1 млрд 624,68 млн сумга 7 объект буенча эшләр планлаштырылган.

«Мәгариф» илкүләм проекты буенча 1 млрд 192,53 млн сумга 8 объект буенча эшләр планлаштырылган.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 млрд 90,9 млн сумга 10 объект буенча эшләр планлаштырылган.

«Мәдәният» илкүләм проекты буенча 84,95 млн сумга 6 объект буенча эшләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International