Кайнар линиягә тәүлек буе 7 (843) 231-14-10 (министрлык), 7 (843) 264-80-00 (ТР БИТИ), 7 (843) 221-52-21 (ТР газификация Фонды) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кайнар линия коронавирус пандемиясенә бәйле бизнес һәм гражданнарны консультацияләү өчен эшли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. Министр шулай ук муниципаль берәмлек башлыкларын, төзүчеләрне, подрядчыларны, төзелеш материалларын һәм җиһазларын җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләрне, торак-коммуналь хуҗалык оешмаларын, тармак хезмәткәрләрен, кризислы үзгәрешләр һәм урыннарда булган җитешсезлекләр турында Министрлык һәм дәүләт заказчыларына оператив мәгълүмат җиткерергә өндәде. Кайнар линиягә тәүлек буе 7 (843) 231-14-10 (министрлык), 7 (843) 264-80-00 (ДКУ «ТР БИТИ»), 7 (843) 221-52-21 (ДКУ «Газификация, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү фонды») телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.