Бүген төзелеш тармагы экспертлары белән кризиска каршы онлайн-интенсив булды. Очрашуның модераторы-Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев. Экспертлар бүгенге көндә тармак алдында торган проблемаларны билгеләделәр. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев болай дип билгеләп үтте: «Рәссәй Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы төзелеш тармагын өстенлекле дип билгеләү үтенече белән РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать итте. Бу безнең барыбыз өчен дә катлаулы чорда, күрсәтелгән нормалар кысаларында, төзелеш дәвам итәргә тиеш. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә төзелеш компанияләре, тәэмин итүчеләр объектларга тоткарлыксыз барып җитә алалар. Үз авырлыклары булса да, мәсәлән, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ постлары белән бәрелешүләр булды, ләкин бүгенге көндә без бу хәлне хәл иттек. Төзелеш мәйданнарында көн саен күпбаскычлы дезинфекция уза, эшчеләр тарафыннан барлык санитар нормалар үтәлә».