ММЧ игътибарына!

2012 елның 21 декабре, җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы пресс-хезмәте “Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фондның 2007-2012 еллар эшчәнлегенә йомгак ясау һәм аның 2013-2015 елларда эшләү  перспективасы турында” дигән темага булачак киңәйтелгән киңәшмә өчен аккредитация башлый, әлеге киңәшмә 2012 елның 25 декабрендә Казанда үткәреләчәк.

Киңәшмә эшендә дәүләт хакимиятенең федераль һәм региональ органнарыннан вәкилләр, шулай ук  торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге экспертлар катнашачак.

Дәүләт корпорациясе – ТКХ ярдәм итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин киңәшмәдә катнашучыларга  “2007-2012 еллар өчен “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”  Федераль законын реализацияләүнең барышы турында сөйләячәк.

Дәүләт корпорациясе – ТКХ ярдәм итүче Фонд генераль директорының беренче урынбасары Владимир Талалыкин күп фатирлы йортлар торак фондын капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге тораклардан гражданнарны  күчерү  программаларын тормышка ашыру, шулай ук  2013-2015 елларда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен кирәк булган төп юлларны һәм алымнарны билгеләячәк.

“Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында”  Федераль законын Татарстанда реализацияләүнең барышы турында Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләячәк.

Региональ программаларны тормышка ашыруда эффективлыкны үстерү һәм дәүләт корпорациясе чараларыннан финанс ярдәм күрсәтү өчен шартлар үтәү буенча чаралар турындагы доклад белән ТКХ Фонды генераль директорының урынбасары Олег Рурин чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, чыгышларның бер өлеше җитештерү практикасы, хисаплау приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү, шулай ук энергосервис контрактларын үтәүгә багышланачак. Әлеге фикер алышу нәтиҗәләре буенча берничә килешү төзү планлаштырыла. Шулай ук, киңәшмә кысаларында Татарстанның торак-коммуналь тармагын реформалаштыру барышына зур өлеш керткән республика предприятиеләре һәм оешмаларын бүләкләү булачак.

231-14-51, 231-14-52 телефоннары буенча, шулай ук e-mail infref@mail.ru адресына хәбәр калдырып, аккредитацияләнергә мөмкин. Тиз арада элемтәгә керү өчен контактлы мобиль телефоннарыгызның  номерларын күрсәтүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International