Төзелеш тармагында бәхетсезлек очраклары 2,4 тапкырга кимегән

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Бүген «Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы базасында «Дәүләт заказчысы эффектив хезмәте» программасын тормышка ашыру кысаларында Идел буе федераль округының дәүләт заказчылары вәкилләрен укыту буенча пилот проект эшләтеп җибәрелде. Дискуссиянең бер темасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне мониторинглау һәм контрольдә тоту мәсьәләләре буенча фикер алышу булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, вебинарда чыгыш ясаганда, соңгы биш елда республиканың төзелеш тармагында бәхетсезлек очракларының гомуми саны 2,4 тапкырга кимүен билгеләп үтте. Ул шулай ук төзелештәге бәхетсезлек очракларының төп төре булып, элеккечә үк, биеклектән төшү кала, бу күрсәткеч бәхетсезлек очракларының 44% ын тәшкил итә, дип аңлатты. 39% - предметларның егылуы һәм җимерелүе, тулаем алганда, бу төрләр бәхетсезлек очракларының 83% ын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International