ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев, «Дәүләт заказчысының эффектив хезмәте» вебинарында чыгыш ясаганда, Тулаем алганда, инвестицион-төзелеш комплексының эш нәтиҗәләре дәүләт заказчысы хезмәтенең нәтиҗәле эшенә бәйле булганынбилгеләп үтте. Владимир Кудряшев билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен объектлар төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт буенча 50гә якын дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. «Раслауга һәм алга таба гамәлгә ашырылырга планлаштырылган программаларны эшләүгә барлык техник һәм проект-смета документларын максатчан әзерләү кирәк булачак, ул, үз чиратында, барлык кирәкле беренчел-рөхсәт документларын җыю һәм анализлаудан башлана», - диде министр урынбасары. «Дәүләт программаларын формалаштыру стадиясендә үк проект алдын әзерләү буенча бөтен кирәкле эш башкарылсын һәм беренчел документациянең тулы комплекты формалаштырылсын өчен эшне төзү бик мөһим, бу, ахыр чиктә, тагын да сыйфатлырак проект документациясен эшләүгә, бюджет акчаларын нәтиҗәле сарыф итүгә һәм объектларны гамәлгә ашыру срокларын киметүгә ярдәм итәчәк»,- дип билгеләп үтте министр урынбасары.