Владимир Путин еллык 6,5% ставкасы белән яңа йортларда комфорт-класслы торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк ташламалы ипотека программасын эшләргә тәкъдим итте. Бу программа Кредит срогы дәвамында эшләячәк, аны 2020 елның 1 ноябренә кадәр алырга мөмкин булачак.
Шулай ук Владимир Путин, төзелеш тармагы предприятиеләрендә профилактик чаралар үткәргәндә, төзелеш процессын өзмәскә, сыгылмалы карарлар кабул итәргә һәм баланс табарга кирәк, дип белдерде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча иң төп йөкләмәләр турында:
1. Ташламалы ипотека программасын эшләтеп җибәрү. Гражданнар өчен Ставка 6,5% тәшкил итәргә тиеш, калганы дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәк. Мондый ипотеканы 1 ноябрьгә кадәр төбәкләрдә 3 млн сумга кадәр, ә Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта 8 млн сумга кадәр уңайлы торак сатып алганда рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Ташламалы ставкасы кредитның бөтен срогы буенча булачак. Якынча бәяләүләр буенча, 2020 елда Дәүләт ташламалы ипотеканы субсидияләүгә 6 млрд. сум юнәлдерәчәк.
2. Төзелеш тармагы компанияләре өчен кредитлар алу мөмкинлеген тәэмин итәргә. Тик мондый ярдәмне эш белән тәэмин итүне саклап калган һәм барлык объектларны төзеп бетерү бурычын үз өстенә алган фирмалар гына ала алачак. Тулырак критерийларны Хөкүмәт билгеләргә тиеш. Төзелеш тармагына кредит бирү программасына 12 млрд. сум бүлеп бирелгән.
3. Өлешчеләрнең хокукларын яклау фондын 30 млрд. сумга капиталлаштырырга. Әлеге акчалар «узган елларда җыелган проблемаларны хәл итүгә», ‒ төзелеп бетмәгән йортларны төзүгә тотылачак. 4.ЙОРТ.РФ Дәүләт корпорациясенә йорт салучылардан яңа фатирлар сатып алу өчен 50 млрд. сумлык дәүләт гарантиясе бирергә. Киләчәктә бу фатирларны гражданнар, шул исәптән ташламалы ипотека программасы буенча сатып ала алачаклар.
5. «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты һәм авария хәлендәге торактан күчерү программалары кысаларында чыгымнарның бер өлешен яңадан бүлү. Мондый торактан күчерү, шулай ук юллар төзү һәм ремонтлау темплары арттырылырга тиеш.