Агымдагы елда республикада 30 артезиан скважинасы бораулау, 35 суэтем манарасы урнаштыру һәм 220 км суүткәргеч челтәр салу планлаштырыла. Баулы, Читай, Апас, Чүпрәле, Тәтеш, Мамадыш районнарында эшкә керешкәннәр. Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алмаштыру буенча республика программасы кысаларында 65 объектта 113 казанны алмаштыру планлаштырыла. Индивидуаль җылыту системасына күчү программасы буенча 1 547 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырылган. Шулай ук 2020 елда социаль-мәдәни көнкүреш объектларында 24 казан урнаштыру һәм 18 км газүткәргечен төзү планлаштырыла. Урамнарны яктыртуны торгызу программасы буенча-Газлаштыру фонды тарафыннан 12 177 урам яктырткычы урнаштыру планлаштырылган. Моннан тыш, республикада су бүлү системаларын модернизацияләү программасы кысаларында объектларны техник тикшерү буенча эш алып барыла.