Татарстанда 2020 елда 728 гаилә торак шартларын яхшырта алачак

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Быел гражданнарның барлык категорияләренә ярдәм итүгә 1 млрд. сумнан артык акча юнәлдерү планлаштырыла. Аерым алганда, 600 ятим баланы торак белән тәэмин итү планлаштырыла. Шулай ук 46 күп балалы һәм 47 яшь гаилә ярдәм алыр дип көтелә. Федераль законнарда билгеләнгән гражданнарның категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча Дәүләт йөкләмәләрен үтәү буенча төп чаралар кысаларында гомуми суммасы 78,24 млн сумлык 35 торак сертификаты бирү планлаштырыла.Шулай итеп, сертификатларны чернобыльчеләр, мәҗбүри күченүчеләр һәм ерак төньяк районнарыннан күчеп килгән гражданнар ала алачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International