Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Яр Чаллы шәһәренә килде. Сәфәр барышында Президентны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина озатып йөрде. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Делегация «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» ДАССОсын карап чыкты (Мәскәү пр., 85). 2018 елның маенда биредә йогышлы авырулар хастаханәсенең «В» корпусына (В1 һәм В2 блокларына) капиталь ремонт башланды. Бүгенге көндә В2 блогында эшләр тәмамланган, медицина җиһазлары, мебель, В2 блогы өчен башка җайланмалар сатып алынган. Йогышлы, диагностик һәм дезинфекция-стерилизация бүлекләренең ике каты файдаланыла. В1 блогын ремонтлау дәвам итә. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, тәмамлау 15 майга планлаштырыла. Татарстан Президенты, объектны планлаштырылган вакытка тапшыру өчен, ялларсыз эш оештырырга кушты.