Татарстан Республикасында быел «Демография» милли проекты ярдәмендә 22 балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тукай районында яңа балалар бакчасы төзелешенең барышы белән танышты. Сәфәр барышында Президентны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков озатып йөрде. Балалар бакчасы Тукай районының Әҗмәкәй авылында урнашкан, объектны ачу июль аена планлаштырылган. Яңа балалар бакчасы 140 балага исәпләнгән (1,5-3 яшькә кадәр-70, 3-7 яшькә кадәр-70 бала). Музыка һәм спорт заллары, азык-төлек блогы, кер юу блогы, медицина блогы, белгечләр кабинеты, төрле яшьтәге балалар өчен 6 уен мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы, кече архитектура формалары каралган.