Төзелеш тармагы-Татарстанның төп эш бирүчеләреннән берсе, шуңа күрә төзелеш мәйданнарында эшләр барлык саклык чаралары белән дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. «Без аңлыйбыз, ил җитәкчелеге дә аңлый - күп кенә тармакларның локомотивы һәм төп эш бирүчеләрнең берсе - төзелеш тармагы. Республикада 83 мең төзүче эшли, ә җәйге сезон кызган чорында бу саннар арта. Татарстанда төзелеш тармагы эшен дәвам итү турындагы карар җиңел бирелмәде, дип билгеләп үтте республика ведомство башлыгы. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе һәм республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы белән хезмәттәшлек уңай нәтиҗә бирде-тармак хезмәткәрләре өчен методикалар төзелде. «Бу гамәлләр үз вакытында булды, һәм бу үз ролен уйнады. Әлегә төзелеш тармагы саклана", - диде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.