Төзелеш Министрлыгы милли проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмәләр үткәрә

20 май 2020 ел., чәршәмбе

23 муниципаль районны тикшерү планлаштырыла. Эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Фәрит Хәнифов йөкләмәсе буенча, министр урынбасарлары Айназ Ярмиев һәм Ринат Абдуллин бүгенге көндә берничә муниципалитетта булдылар. Алар арасында Биектау, Әтнә, Балтач, Кукмара, Алабуга, Менделеевск муниципаль районнары бар. Очрашуда милли проектларны, федераль һәм республика максатчан программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында торак төзелеше, аерым алганда, азкатлы йорт төзелешен үстерү планын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Төзелеш министрлыгы вәкилләрен генераль планнар, территорияләрне планлаштыру проектлары, социаль инфраструктура, җир кишәрлекләре, район үзәген һәм авыл җирлекләрен инженер инфраструктурасы белән тәэмин итү, индивидуаль һәм күпфатирлы торак йортлар белән оештырылган төзелеш перспективалары турындагы сораулар кызыксындырды. Моннан тыш, иҗтимагый киңлекләрне үстерү, «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру, ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләләре дә күтәрелде. Шулай ук күп фатирлы йортларга, социаль-мәдәни һәм коммуналь инфраструктура объектларына капиталь ремонт ясауга, торак-коммуналь хуҗалык тармагы оешмаларының икътисадый торышына, коммуналь хезмәтләр өчен җыелуга һәм халыкның бурычларына зур игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования