Республиканың барлык төзелеш тармагы торакны файдалануга тапшыру буенча бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы төзелеш министры. Татарстанда бу ел ахырына 3 млн.кв. метр торак төзергә планлаштыралар, хәзер бөтен төзелеш тармагы бу бурычны үтәргә җыена. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында хәбәр итте. «Быел 2 млн. 979 мең кв. метр торак кулланышка кертү бурычы куелган. Без бу бурычны үтәргә барабыз, Рөстәм Нургалиевич, Дәүләт Советының торак төзелеше һәм шәһәр мохите буенча эш төркеме җитәкчесе буларак, бу хакта күп тапкыр белдерде»,- диде министр. «Татарстан Республикасы буенча 5 ел дәвамында 3 млн 600 мең кв. метр торак төзү максаты куелды. Бу без эшләргә күнеккән саннарга караганда бер ярым тапкырга күбрәк»,- дип билгеләп үтте ул.